13 октябрь – Баш миен күнектерү көне Бүген – башваткычлар, табышмаклар һәм мантыйкый мәсьәләләр чишәргә яратучыларның рәсми булмаган бәйрәме! Белгечләр әйтүенчә, баш миенә дә, тәнгә кебек үк, даими күнегүләр кирәк. Яңа белемнәр үзләштерү, китап уку, кроссвордлар чишү, чит телләр өйрәнү фикерләү сәләтен үстерергә һәм хәтерне ныгытырга ярдәм итә. Баш миен ничек күнектерергә? Көн саен яңа нәрсә өйрәнегез. Кроссвордлар һәм башваткычлар чишегез. Шигырьләр ятлагыз, китаплар укыгыз. Гадәти эшләрне башкача башкарырга тырышыгыз. Дусларыгыз белән интеллектуаль уеннар уйнагыз. Ә хәзер зирәклегегезне тикшереп карыйк! Башваткычны дөрес чишсәгез, гөмбәләрнең 23 атамасын табарсыз. Башваткычка гөмбә атамасының беренче сүзе генә урнаштырылды. Мәсәлән, ак (гөмбә). Сүзләрне сулдан – уңга, уңнан – сулга, өстән – аска, астан өскә таба эзләгез. Автор – Гөлназ Җәлилова. #календарьда_дата
День тренировки мозга 13 октября
Похожие посты
- 💯 140
- ❤ 25
- 👍 16
- 🤓 2
- 🤔 2
- 👍 16
- ❤ 4
- 👍 26
- ❤ 5
- 🤮 1