🎂🥳 Бүген Зеленодольск Советы матбугат хезмәте җитәкчесе Регина Чибрикованың туган көне 💝 Гомер бәйрәмең уңаеннан «Яшел Үзән» газетасы редакциясеннән иң җылы һәм ихлас теләкләрне кабул ит! Һәрбер туган көн кеше язмышында яңа битне ача һәм һәркемгә үзенең яңа кыю планнарын һәм хыялларын тормышка ашыру мөмкинлеген бирә. Алга таба да барлык башлаган эшләреңдә уңышларга, казанышларга ирешүеңне, яңа үрләр яулавыңны һәм көн саен якыннарның җылысын тоеп яшәвеңне телибез. Нык сәламәтлек, бәхет, уңышлар, рух ныклыгы һәм бетмәс яшәү энергиясе телибез! Чын күңелдән котлыйбыз, Регина!💐
- 3