ИДЕЛ журналы 2027 елда нинди булачак? 🪶 Бүген ИДЕЛ журналы яңартылган редколлегия әгъзалары катнашында беренче очрашу-дискуссия оештырды 🔊 Киләсе елда ИДЕЛне яңалыклар көтә: журналның сыйфаты, күләме һәм даимилеге ягыннан үзгәрешләр булачак. Шулай ук әдәбиятка, иҗади тәҗрибәләргә күбрәк урын бирергә планлаштырыла. Әлеге үзгәрешләргә өстәп, журналның редколлегиясе дә яңарды. Бу исемлеккә журнал белән тыгыз элемтәдә булган, аның эчтәлеге, эш юнәлешләренә карата үз фикерләрен белдерә һәм өлеш кертә алачак шәхесләр тупланды. Дискуссия барышында бик күп кызыклы фикерләр яңгырады. Алар турында тулырак – сайтта һәм журналда язачакбыз. Ә үзгәрешләрне биредә күзәтеп барыгыз ❤️ Локация өчен «Сөт» каһвәханәсенә рәхмәт!
- 1
- 1
- 1